Рабочая программа по татарской литературе.9класс.Татарская группа русской школы рабочая программа (9 класс) на тему
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:
Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.
Татар әдәбиятын укытуның төп максатлары:
- татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларның иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрен өйрәнү, үзләштерү;
- иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен үстерү;
- укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк–омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү.
Бурычлар:
• текстны аңлап, сәнгатьле итеп, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү;
• татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру;
• күренекле язучылар, аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;
• телебезгә, милләтебезгә, кеше шәхесенә ихтирам тәрбияләү.
Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуның максатлары
• татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларның иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрне өйрәнү, үзләштерү;
• иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен үстерү;
• укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк–омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү.
Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (9 сыйныф) баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:
• татар әдәбиятындагы аерым язучылар иҗаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;
• текстларны төрле яклап (тулысынча, сюжет -композиция бирелеше ягыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеше аспектында, тел-стиль ноктасыннан) анализлый һәм шәрехли алырга;
• әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;
• әдәби әсәр теориясен: әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция;
• конфликт, аның төрләре, сәбәпләре; махсус тел - сурәтләү чаралары турында белергә;
• язучы иҗатын гомумиләштереп анализларга, бәяләргә;
• әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми күзаллау булырга;
• әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлый һәм дәлилле итеп аңлата, исбатлый белергә тиеш.
Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (9 сыйныф) баскычында формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:
• төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;
• әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;
• шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
• план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение язу;
• сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
• фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану;
• әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;
• төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
• әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язарга;
• татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;
• рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.
Әдәбияттан төп гомуми белем бирү (9сыйныф) баскычында укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:
• язучыларның тормышы, иҗаты турында (биографик);
• әдәбият тарихы, аның төрле этаплары, аерым чорларда иҗат иткән сүз осталарының иҗаты, татар әдәбиятының күренекле вәкилләре турында өстәмә;
• әдәби әсәрне, язучы иҗатын тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик; әдәби әсәрне чор белән бәйләп характерлаучы, чорның уңай сыйфатларын, төп кыйммәтләрен табу өчен кирәкле.
Әдәбияттан төп гомуми белем бирү (9 сыйныф) баскычында предметара эшчәнлек:
• әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре (музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, алар мисалында рухи байлыкның кыйммәтен, дәрәҗәсен, матурлыкны танырга өйрәтү, зәвык тәрбияләү;
• әдәбиятны татар теле белән бәйләп, татар әдәбиятының фикер көчен, хисләр байлыгын танырга күнектерү; әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;
• татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, әдәбиятлар һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә-рухи кыйммәтләргә хөрмәт, башка милләт - халыкларга карата түземле - ихтирамлы мөнәсәбәт (толерантлык) тәрбияләү; дөнья культурасы, кешелек тарихы төшенчәләрен үзләштерүләренә ирешү;
• әдәбиятны тарих һәм җәмгыять белеме предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.
Әдәбияттан төп гомуми белем бирү (9 сыйныф) баскычында укучыларның шәхси үсеш—үзгәреше:
• укучының активлыгын, мөстәкыйль фикерләвен, акыл һәм рухи эшчәнлеген активлаштыру, өйрәтү, шәхес буларак формалаштыру;
• укучыны үзен тәрбияләргә, үзе белән идарә итәргә, алган белем һәм күнекмәләрен тормышта куллана белергә, тормышта үз урынын сайларга әзерләү;
• баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;әхлак (этик) нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү.
• Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр
1. Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.
2. Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.
3. Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.
4. Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.
5. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.
6. Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).
7. Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу.
Укыту фәненең уку планында тоткан урыны
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасында 9 нчы сыйныфлар өчен татар әдәбиятына барысы 68 сәгать үткәрү каралган. МББУ Әлмәт шәһәре “24нче гомум белем бирү мәктәбе”нең 2016-2017 нче уку елына уку-укыту планында әдәбиятка атнага 2 сәгать (елына 34 атнага -68 сәгать) бирелде.
Программаның эчтәлеге
Халык аваз иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. Риваятьләр һәм легендаларның жанр үзенчәлекләре. “Шәһәр ни өчен Казан дип аталган?” риваяте, “Зөһрә кыз” легендасы -2с.
Шәриф Камал.Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә,"Буранда" хикәясе.Анда күтәрелгән төп мәсьәләләр, образларның бирелеше.-2с.
Хөснулла Вәлиуллин. Композиторның иҗаты турында белешмә. "Акчарлаклар" җыры.-1с.
Гаяз Исхакый. Татар драмматургиясен үстерүгә кетркән өлеше. "Җан Баевич" комедиясе (өзек). Әсәрнең идеясе һәм образлары.(1с-өст.)
Һади Такташ. Шагыйрьнең татар поэзиясенендә тоткан урыны. "Мокамай" шигыре. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте.-2с.
Хәсән Туфан. Иҗаты турында белешмә. "Туган тел турында җырлар", "Кайсыгызның кулы җылы?", "Кем сез?" шигырьләре. Аларның темаларын билгеләү, идеясен ачу.-3с.
Мирсәй Әмир. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Агыйдел" повесте (өзек). Әсәрдә 30 нчы еллар башындагы тарихи вакыйгалар, повестьта табигать күренешенең бирелеше. Пейзаж, аның әһәмияте.-5с.
Шамил Усманов. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. "Әптери агай" хикәясе. Әсәрнең идеясе, төп герой образы.-2с.
Таҗи Гыйззәт. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Изге әманәт" драмасы (өзек). Әсәрдә халыкның тылдагы батырлыгы, уңай һәм тискәре образларның бирелеше.(өст.)
Артистлар Фатыйма Ильская һәм Гөлсем Камская Җырчы Фәхри Насретдинов. Иҗатлары, аларның театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлекләре Җырчының опера сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.-1с.
Шәриф Еникеев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Солтангәрәйнең язмышы" повесте (өзек). Тормыштагы авырлыкларны җиңә алуның әсәрдә сурәтләнеше.-4с
Самат Шакир. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. "Үлемнән көчлерәк" очеркы. Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй образы һәм аның батырлыгы. Очерк турында төшенчә.-4с.
Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Җомга көн кич белән" повесте (өзек). Бибинур әбинең изгелеге, шәфкатьлелеге. Тормыш авырлыгын җиңүгә ярдәм иткән сыйфатлары. Авторның кешеләрдә яхшылык сыйфатлары кими баруына борчылуы.-4с
Илдар Юзеев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Таныш моңнар", "Гашыйклар тавы" әсәрләре (өзекләр). Хезмәткә намуслы караш, мәхәббәтнең көче, аңа тугрылык, табигатьне саклау мәсьәләләре.-4с.
Эдуард Касыймов. Язучы турында белешмә. "Гомер ике килми" повесте (өзек). Әсәрдә фаҗигале елларның чагылышы, хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы.-1с
Рәссам Лотфулла Фәттахов. Рәссам иҗаты турында белешмә. "Игеннәр өлгерде" картинасы. Анда сурәтләнгән вакыйгалар. Төсләрнең бирелеше.-1с
Фәнис Яруллин. Иҗаты турында белешмә. "Иң гүзәл кеше икәнсез", "Ана", "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәрләре. Укытучыга соклану хисенең, ананың баласына булган олы мәхәббәтенең сурәтләнүе. Автобиографик әсәрләрнең үзенчәлеге. -4с.
Миргазиян Юныс.Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә."Шәмдәлләрдә генә утлар яна" повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының чагылышы, персонажларның эчке кичерешләре сурәтләнүе, татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолаларының тасвирлануы.-4с.
Мәдинә Маликова. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Чәчкә балы”повесте.Гаиләдә хезмәтнең роле,яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү.-3с.Наҗар Нәҗми. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Татар теле”шигыре .Анда туган телнең авыр язмышы һәм бөеклеге чагылу.-1с. Мәчетләр тарихыннан.Корбан гаете.-1с.